Кай һәм Герданың Яңа ел маҗаралары

Фото афиши Кай һәм Герданың Яңа ел маҗаралары.

Доступны электронные билеты на сайте и билеты в кассах, бронирование на данное мероприятие невозможно.

Татар Дәүләт "Әкият" курчак театрында легендар «Кар патшабикәсе»нең яңа заманча интерпретациясе – «Кай һәм Герданың Яңа ел маҗаралары».

Быел тамашачыларны гадәти булмаган форматта Яңа ел тамашасы көтә - искиткеч матур костюмнар, махсус ут бизәләше, видео эффектларга һәм интерактив вакыйгаларга бай спектакль-интермедия. Тамашачылар Кыю Герда белән бергәләшеп, явыз Кар патшабикәсе әсирлегенә эләккән Кайны эзләргә барачак. Балалар безнең уникаль чараның тамашачылары гына түгел, ә аның иң чын һәм актив катнашучылары да булачаклар. Каһарманнарыбызның уңышы, аларның юлларында очраган авырлыкларны җиңеп чыгу-чыкмаулары тулысынча нәни тамашачыларыбыз күрсәткән ярдәмгә бәйле булачак!

Маҗаралар, уеннар, күңелле биюләр, кызыклы каһарманнар һәм, әлбәттә, иң көтеп алынган кунаклар – Кыш бабай белән Кар кызы – болар барысы да «Әкият» курчак театрында «Кай һәм Герданың Яңа ел маҗаралары»!

Программа төрле яшьтәге тамашачыларга исәпләнгән.

Эпидемиологик хәлне исәпкә алып, быел Яңа ел тамашалары фойеда түгел, ә театрның Зур залында узачак. Тамашачылар интермедиядә үз урыннарында утырып катнаша. Тамаша барышында Роспотребнадзор күрсәтмәләре буенча барлык куркынычсызлык чаралары да үтәләчәк.

Театр фойесында сезне бәйрәмнең патшабикәсе – чыршы, күңелле музыка һәм махсус яңа ел фотозонасы көтә.

Билет приобретается на каждого зрителя, независимо от возраста.

Отзывы

Пока нет отзывов. Будьте первым!