
- Афиша Казани /
- Концерт /
- Татарские Концерты /
- Безнең яшьлек җырлары
Безнең яшьлек җырлары

«Күңел» радиосы «Безнең яшьлек җырлары» дип аталган концертка чакыра. Концерт радионың 25 еллыгы һәм «ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыятенең 15 еллыгы уңаеннан үткәрелә.
Концертта инде онытылып барган, татар музыка сәнгатенең алтын фондына кергән 80нче, 90нчы елларда популяр булган хитлар яңгыраячак.
Зәйнәб Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Эльвира Хәйруллина, Рөстәм Закиров, Гөлдания Хәйруллина, Сәгыйть Гыйбашев, Асаф Вәлиев, АсылъЯр, Рәсим Низамов, Зөһрә Шәрифуллина, Айрат Гомәров, Илназ Минвәлиев, Зөлфирә һәм Алмаз Мирзаяновлар, Рамил Миндияр, Зөфәр Хәйретдинов, «Мунча ташы» эстрада театры, Руслан Кираметдинов, «Айфара» төркеме, Әлфинә Әзһәмова һәм Дәниф Шәрәфетдинов кебек легендар артистларның катнашуы көтелә
Хөрмәтле тамашачыларыбыз, радиотыңлаучыларыбыз, «Безнең яшьлек җырлары» дип аталган программабызны сезнең өчен һәм хәрби бурычларын үтәргә киткән егетләребез өчен дә эшлибез. Концерттан кергән акчаның бер өлешенә ир-егетләргә кирәк-яраклар, җылы киемнәр алуга тотачакбыз дигән карар кылдык. Иманыбыз камил, безнең чын күңелдән эшләгән бу изге гамәлләр Аллаһының ризалыгы белән батырларыбызга барып ирешер, күңелләрен җылытыр, исән-сау әйләнеп кайтырга көч бирер.
Отзывы
Пока нет отзывов. Будьте первым!
- Афиша Казани /
- Концерт /
- Татарские Концерты /
- Безнең яшьлек җырлары












