Энилэргэ мэдхия. Майдан телеканалы концерты

Фото афиши Энилэргэ мэдхия. Майдан телеканалы концерты.

Әни! Әнием! Инәй! Инәкәй! Анам!

Ничек кенә дәшсәк тә әниләргә булган хөрмәтебезне бер генә сүзгә җанның бар җылысын салып җиткерә алмабыз.

Чөнки Кеше туган мизгеленнән гомере буена әнисе фатыйхасы белән яши. Тормыш юлындагы һәр вакыйга - борылышта әни сабаклары, әни үрнәге ярдәмгә килә... Монда сүз генә җитми. Җыр кирәк!

Әниләренең бишек җырында тәрбияләнгән татар эстрадасы йолдызлары һәм яшь башкаручылар "Мәйдан" каналы белән берлектә әниләр көненә зур концерт тәкъдим итә.

Катнашалар: Зәйнәб Фәрхетдинова, Римма Ибраһимова, Зөһрә Шәрифуллина, Венера Ганиева, Филүс Каһиров, Рәсим Низамов, Лилия Хәмитова, Ландыш Нигъмәтҗанова, Илгиз Мөхетдинов, Газинур Фарукшин, Айгөл Бариева, Чулпан Йосыпова, Эльмира Кәлимуллина, Сиринә Зәйнетдинова,Вадим Захаров,ИлСаф,Алсу Хабибуллина,Гөлсирин Абдуллина , Булат Нигъмәтуллин,Винарис Илъегет, Илгиз Закиев, Алинә Кәримова, Айдар Тимербаев, Фларит Гыйздәтуллин, Айдар Ракипов, Ландыш Баһави һ.б.

"Әниләргә мәдхия" исемле әлеге концерт хисле шигырьләргә дә, әнкәйләрнең самими юморына да, дәртле - моңлы җырларга да бай булыр.

Әниләренә булган игътибарын үзенчәлекле итеп белдерергә теләүчеләр газиз кешеләренә нәкъ менә безнең концертка билетлар бүләк итә ала.

Идея авторлары, «Мәйдан” телеканалы директоры – Сафиуллина Диана һәм концерт продюсеры – Ленар Кашафетдинов.

Отзывы

Пока нет отзывов. Будьте первым!

Реклама