
Кайсыгызның кулы җылы...

Концерт карап - ярдәм ит!
Изге гамәл кылыйм дисәң, моннан да җайлысы юктыр. Үзең шәп концерт карап ләззәт аласың, үзең хәйриячелектә катнашасың.
"Кайсыгызның кулы җылы..." - яңа, гаҗәеп чара, Ваһапов фестиваленең Донбасска гуманитар ярдәм йөзеннән хәйрия концерты.
Нинди генә кыен вакыт булса да, иҗат, җыр һәрвакыт кешеләрне юата, илһамландыра, көч бирә. Әлеге концерт бар дөнья мәшәкатьләрен онытырга һәм ял итәргә менә дигән мөмкинлек. "Кайсыгызның кулы җылы" - шәп концерт, искиткеч чара гына түгел. Әлеге концертка билет алып сез Донбасска гуманитар ярдәм күрсәтүгә үз өлешегезне дә кертәчәксез!
Концертта катнашалар: Зәйнәп Фәрхетдинова, Зөфәр Билалов, Илһам Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина, Нәфкать Нигъмәтуллин, Газинур Фарукшин, Азат Тимершәех, Илсаф, Раяз Фасыйхов, Алинә Шәрипҗанова, Артур Исламов, Ландыш Нигъмәтҗанова, Марсель Вәгыйзов, Сиринә Зәйнетдинова, "Казан егетләре", Илмира Нәгыймова, Зәринә Хәсәншина, Рөстәм Нәсыйбуллин, Рәнис Габбазов, Азат Абитов.
Күңел җылысы белән бүлешү кыен түгел, бердәм булганда борчуларны җиңү бер ни тормый. Җылы кулыбызны сузарга кызганмыйк!
Отзывы
Пока нет отзывов. Будьте первым!
- Афиша Казани /
- Концерт /
- Татарские Концерты /
- Кайсыгызның кулы җылы...













