СалаваТик / Яңа ел концерты

Фото афиши СалаваТик / Яңа ел концерты.

Яңа ел – могҗизалар вакыты! Ә 2024 елның символы булган Аждаһа, киреләнеп, бәйрәмгә килмәскә булса – нишләргә? Ул чакта Яңа ел да, Кыш бабай белән Кар кызы да, бүләкләр дә булмаячак бит! Борчылмагыз, ярдәмгә «СалаваТик»лар ашыга! Татарстанның иң популяр вокаль төркеме солистлары Аждаһаны Галәмгә сәяхәткә чакырыр! Алар гаилә, дуслык, белем, хайваннар һәм әкиятләр планеталарына очар, яңа дуслар табар, иң популяр җырларын җырлар һәм Яңа елны коткарыр!

Яшь артистларның югары дәрәҗәдәге вокаль һәм актерлык осталыгы, матур җырлары, әкиятнең мавыктыргыч сюжеты һәм үзенчәлекле куелышы төрле яшьтәге балаларга һәм өлкәннәргә Яңа елның кабатланмас могҗизасын бүләк итәр.

3 яшькә кадәрге балалар чарага бушлай (әти-әниләре алган билет белән, аерым урын алмыйча) кертелә. Бер олы кеше белән 3 яшен тутырмаган бер бала гына керә ала. 3 яшьтән аерым билет сатып алырга кирәк.

Новый год – время чудес! А что делать, если символ 2024 года – Дракон заупрямился и не хочет приходить? Значит не будет Нового года, Деда Мороза, Снегурочки и подарков?! Что же делать? На помощь придёт команда «СалаваТик»ов! Солисты самой популярной детской вокальной группы в Татарстане пригласят Дракона в свою галактику, где есть удивительные планеты семьи, дружбы, знаний, животных и сказок! Вместе они найдут новых друзей, исполнят самые популярные песни и спасут Новый год!

Благодаря высокому уровню вокального и актерского мастерства юных артистов, захватывающему сюжету, любимым песням и красочной постановке концерт подарит детям и взрослым любых возрастов атмосферу Новогоднего чуда!

Дети до 3-х лет проходят бесплатно в сопровождении взрослого (не занимая отдельного места). С одним взрослым может пройти без билета только один ребенок до 3-х лет. С 3-х лет необходим самостоятельный билет.

Отзывы

Пока нет отзывов. Будьте первым!