Хәтер, хатирә - кеше өчен бик тә кадерле . «Болгар радиосы»ның «Үткәннәр сагындыра» проекты да тамашачыларга тормышларындагы иң кадерле мизгелләрне, хатирәләрне яңартырга, барларга ярдәм итә. 28 апрельда «Пирамида» концертлар залында “Уткәннәр сагындыра” проекты кысаларында узачак "Юксыну" дип аталган искә алу кичәсендә сезнең белән бергәләп, Илһам Шакиров, Әлфия Авзалова, Хәмдүнә Тимергалиева кебек мәшһүр җырчыларыбызны искә алырбыз. Хатирәләрне яңартып, истәлекләрне барлап, алар репертуарындагы җырларны тыңларбыз. Якыннарыгыза иң кадерлесен – хатирәләрне яңартып, хисләр бүләк итәргә теләсәгез, «Үткәннәр сагындыра» тамашасына рәхим итегез.
28 апрель. Пирамида. Катнашалар: Зәйнәп Фәрхетдинова, Филүс Каһиров, Раяз Фасыйхов , Энже Шәймурзина, Асаф Вәлиев, Зөһрә Шәрифуллина Газинур Фарукшин ,Илгиз Мөхетдинов, Винарис Илъегет,Сәйдә Мөхәммәтҗанова, Зөлфирә Шәйдуллина, Эльмира Кәлимуллина, Илсур Сафин, Алинә Шәрипҗанова, Сиринә Зәйнетдинова, Зәринә Хәсәншина, Мәксүд Юлдашев, Әсхәт Хыйсмәт, Фирая Әкбәрова, ИлСаф, Римма Ибраһимова, Илүсә Хуҗина.