
Вечер памяти Рамиля Курамшина

Җылы истәлекләр, моң һәм сагыш белән тулы кичә.
Рамил Курамшинсыз 1 ел… 25 гыйнвар көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә милләтебезнең виртуоз баянчысы, аккомпаниатор, җырчы, композитор Рамил Курамшинга багышланган музыкаль кичә узачак.
Татарстанның халык артисты, мәшһүр музыкант гомере буе татар халкына, татар мәдәниятенә, сәнгатенә хезмәт итте. Дистәләгән еллар дәвамында ул эстрадабызның иң атаклы җырчылары белән сәхнәде балкыды, аңа моң өстәде. Рамил аганың баянда уйнавы - тулысынча иҗатка, музыкага бирелү, тыңлаучы күңеленең иң нечкә кылларын кузгату.
Әлеге концерт искиткеч уйнавы белән халык мәхәббәтен яулап алган виртуоз баянчының якты рухына багышлап оештырыла.
Кичәдә эстрадабызның күренекле сәнгать әһелләре, яшь җырчылар, музыкантлар чыгыш ясаячак.
Моңланып, Рамил Курамшин иҗатына, милли музыка дөньясына, яңадан гашыйк булырга теләүчеләрне 25 гыйнвар көнне, 19:00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәният үзәгендә көтеп калабыз!
ҖЫРЧЫЛАР: Зөһрә Шәрифуллина, Фән Вәлиәхмәтов, Гөлзадә Сафиуллина, Мирсәет Сөнгатуллин, Азат Тимершәех, Илсаф, Раяз Фасыйхов, Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Рәнис Габбазов.
БАЯНЧЫЛАР: Кирам Сатиев, Фәрит Хатыйпов, Наил Сәгъдиев, Булат Хисмәтов, Айнур Моратов, Риф Кәрәметдинов, Ильяс Шәрипов, Илнур Ганиев.
АЛЫП БАРУЧЫЛАР: Алмаз Хәмзин, Илдар Кыямов.
ПРОДЮСЕР: Рифат Фәттахов.
Отзывы
Пока нет отзывов. Будьте первым!
- Афиша Казани /
- Концерт /
- Татарские Концерты /
- Вечер памяти Рамиля Курамшина












