
Йөрәк җыры. АсылъЯр

Внимание! Электронный билет нужно обязательно распечатать (на листе А4).
На вечерние мероприятия детям, не достигшим 6 лет, вход не рекомендуется, и контролеры вправе отказать им в доступе в концертный зал. Дети с 6-летнего возраста допускаются в зал только при наличии отдельного билета. Посещение концертов детьми до 12 лет возможно только в сопровождении взрослых.
На дневные мероприятия (мероприятия для детей) вход с детьми, не достигших 3 лет, не рекомендуется.
На дневные детские концерты дети до 5 лет проходят бесплатно при предъявлении документа, подтверждающего возраст ребенка, без предоставления отдельного места. Дети с 5-летнего возраста допускаются в зал только при наличии отдельного билет. Посещение концертов детьми до 12 лет возможно только в сопровождении взрослых.
Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты, татар эстрадасының популяр җырчысы, актриса, Россия Федерациясе Мәдәният министрлыгы премиясе лауреаты, Илһам Шакиров исемендәге татар җырын башкаручыларның халыкара конкурсы һәм «Татар җыры»-«Алтын барс» халыкара эстрада фестивале лауреаты, «Алтын йолдыз» Болгар радиосы милли премиясе лауреаты АСЫЛЪЯР тамшачыларга күптән көтелгән концерт программасын тәкъдим итә. «Йөрәк җыры» дип аталган концерт АсылъЯрның моңлы халык җырларын, популяр хитларын һәм өрь-яңа композицияләре берләштерә.
АсылъЯр үзенен хит җырлары белән тамашачы мәхәббәтен яулады һәм бөтен дөньяга сибелеп яшәүче миллионлаган татарларга “яланаяклы кыз” булып куңелләренә кереп калды. Әлеге күпсерияле фильм – татар кино сәнгатенең классикасына әверелде, ә фильмда саундтрек буларак яңгыраган Асылъяр башкаруындагы җырлар искиткеч популяр булдылар.
20 еллык иҗат юлында ул 80 нән артык төрле жанрдагы җырлар башкарды һәм яздырды. Татарстан Республикасының рухи мәдәнияте һәм байлыгының бер өлеше буларак милли фольклорны пропагандалап, ул үзенең талантлы укучылары белән Казан дәүләт мәдәният институтында әһәмиятле иҗади проектларны тормышка ашыра. Аның педагогик эшчәнлеге милли музыка сәнгатен үстерүгә, халыкчан җырлау юнәлешен актуальләштерүгә, татар халкының телен, мәдәниятен һәм гореф-гадәтләрен саклап калып аны үстерүгә юнәлдерелгән.
Сөйкемлелеге һәм хисле тембры артистканың чын һөнәри осталыгы белән бергә җырларында иҗади кыюлык һәм креативлыкны чагылдыра. Мәгънәле тавышы, моңлы җырлары, оригиналь сәхнә образлары, фильмнардагы төп рольләре аркылы ул һәр йортка һәм һәр йөрәккә керде. Ә бу кичтә аның музыка, җылылык һәм яктылык белән тулы йөрәге сезнең өчен ачык булачак.
Гаҗәеп талантлы җырчы АсылъЯрның концерты сезгә сихри моңлы тавыш тыңлап ләззәтләнергә, эстрада сәнгате киңлекләренә сокланырга мөмкинлек бирәчәк.
Возрастное ограничение: 6+
Отзывы
Пока нет отзывов. Будьте первым!
- Афиша Казани /
- Концерт /
- Татарские Концерты /
- Йөрәк җыры. АсылъЯр













