
Юбилей Резиды Хусаеновой

«Халык җәүһәрләре» милли-мәдәни фестивале тәкъдим итә:
Елның иң тәмле концерты!
Халык җәүһәребез Резидә Хөсәенованың бенефис кичәсенә рәхим итегез!
Резидә Хөсәенова күпләргә «Тәмле булсын» рестораны хуҗабикәсе, татар халык ашлары җыентыгы авторы, республикабызның оста пешекчесе булып танылган шәхес. Шуңа өстәп, Аллаһы Тәгалә аңа моңны да өеп биргән. Ул җырларны бар күңелен биреп башкара, сәхнәдәге эчкерсезлеге, кабатланмас моңы белән тамашачы йөрәгенә үтеп керә, рухландыра!
Һәрьяктан уңган-булган җәүһәребез, аның иҗатташ дуслары - Рөстам Асаев, Динә һәм Рафаэль Латыйповлар, Алсу Әбелханова, Рәнис Габбазов, «Казан» бию ансамбле, халык җәүһәрләребез - Рисәнә Мостафина, Азат Нургалиев, Равил Гәрәев, Динә Закирова, Айнур Моратов, Динар Бәдретдинов катнашуындагы кичәдә сезне дә көтеп калабыз.
Отзывы
Пока нет отзывов. Будьте первым!
- Афиша Казани /
- Концерт /
- Татарские Концерты /
- Юбилей Резиды Хусаеновой













