
Один шаг до мечты / Хыялга бер адым

Фантазия на тему
«Не погаснут огни, зажженные нами…» — эта цитата Карима Тинчурина стала лейтмотивом всего спектакля «Один шаг до мечты», действия в котором происходят в 1921 году.
Группа артистов татарского театра под руководством Карима Тинчурина после окончания театральных курсов в Самаре прибывает в Оренбург. Однако мечты и планы артистов о развитии татарского театра могут рухнуть: Поволжье настигает голод, начинает распространяться тиф. Чтобы спасти артистов, а вместе с ними и будущее татарского театра, режиссер принимает решение отправиться с труппой в Ташкент.
По дороге в Ташкент Карим Тинчурин пишет пьесу под названием «Один шаг до мечты» и ставит ее прямо в поезде. Цель режиссера — отвлечь артистов от тяжелой дороги, голода и болезней, не дать упасть духом. «Человеком движет мечта. А артиста воодушевляет сцена… Я смогу спасти труппу только новой постановкой, смогу занять их только репетициями», – говорит Карим Тинчурин своей жене Загиде. Тем самым режиссер пытается сохранить не только души и тела артистов, но и только начинающий формироваться татарский театр. Основано на реальных событиях.
«Хыялга бер адым» спектаклендә Кәрим Тинчуринның «Без кабызган утлар сүнмәс алар…» дигән канатлы сүзләре лейтмотив буларак кулланыла. Биредә вакыйгалар 1921 елда бара.
Кәрим Тинчурин җитәкчелегендәге татар театр төркеме артистлары, Самарада театр курслары тәмамлаганнан соң, Оренбургка килә. Тик артистларның татар театрын үстерәбез дигән хыяллары һәм ниятләре челпәрәмә килергә мөмкин: Идел буенда ачлык башлана, тиф казасы тарала. Артистларны һәм театр киләчәген коткару өчен, режиссер труппаны алып Ташкентка китәргә карар кыла.
Ташкентка барганда Кәрим Тинчурин «Хыялга бер адым» исемле пьеса яза һәм аны шунда ук поездда куя. Режиссер моны артистларны канатландырып, хыялландырып җибәрү, аларга юл газабын, ачлык һәм авыруларын оныттырып тору, өметсезлектән арындыру максатыннан эшли. «Кешене хыял яшәтә. Ә артист халкын сәхнә алга әйди… Мин труппаны яңа пьеса белән генә, репетицияләр белән мавыктырып кына коткарып кала алачакмын», – ди Кәрим Тинчурин хатыны Заһидә ханымга. Шуның белән режиссер артистларның җаннарын һәм тәннәрен генә түгел, формалаша башлаган татар театрын да саклап калырга тырыша.
Тормышта булган вакыйгаларга нигезләнгән.
Спектакльнең премьерасы 2024 елның 18 декабрендә булды.
Автор — Рөстәм Галиуллин
Режиссер — Туфан Имаметдинов
Продолжительность: 2 часа 10 минут
Спектакль идет на татарском языке с синхронным переводом на русский язык.
Фото и видео
Поделитесь новостью с друзьями!
Отзывы
Пока нет отзывов. Будьте первым!
- Афиша Казани /
- Театр /
- Спектакли /
- Один шаг до мечты / Хыялга бер адым


















