
- Афиша Казани /
- Театр /
- Юбилейный концерт Л.Зайнуллиной
Юбилейный концерт Л.Зайнуллиной

Лилия Зәйнуллина – театрыбыз өчен бик кадерле һәм кабатланмас кеше. Кариев сәхнәсендәге күпчелек спектакльләрдә аның тарафыннан куелган музыкаль номерлар яңгырый.
Вокал буенча педагог еш кына күләгәдә кала. Әмма аның хезмәте сәхнәдә – артистларның башкару осталыгында аермачык күренә. Ә безнең хакта, яшерен-батырын түгел, «җырлый торган театр» диләр.
Кайбер спектакльләрдә ул үзе дә артист буларак катнаша. Һәм без күреп торабыз – ошый аңа сәхнәдә. Ул – сәхнәгә, сәхнә аңа килешә!
Тиздән Лилия Зәйнуллина 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә. Сезнең барыгызны да «Былбыл бакчасы» театральләштерелгән концертына көтеп калабыз. Безнең спектакльләрдәге иң матур җырларның барысын да бер кичтә тыңларга теләсәгез, рәхим итегез! Бу кичтә без сәхнә белән музыканың һәм кеше язмышының ничек бәйләнгән булуын күрәчәкбез.
Каждому зрителю вне зависимости от возраста необходим билет.
1 сәг. 40 мин.
Отзывы
Пока нет отзывов. Будьте первым!
- Афиша Казани /
- Театр /
- Юбилейный концерт Л.Зайнуллиной











