
Югалган язмышлар. Потерянные судьбы

«Югалган язмышлар» («Телсез гармун») драмасы.
Җәйге матур көн. Өздереп гармун уйнаган тавыш ишетелә. Әйе, Шакирның гармун тавышы меңнәр арасыннан аерылып тора шул. Бигрәк матур уйный. Тик бу уйнавы соңгысы гына булмаса ярар иде...
«Көмеш телле гармунымны калдырып китәм, кайткач туйларда уйнарбыз әле», - дигән теләк белән авылдан чыгып китә. Исән кайтырмы, кулына гармунын уйнарга мөмкинчелек булырмы? Билгесезлек...
Бөек Ватан сугышы чорында авыр эш хатын - кыз җилкәсенә төшә. Ничек кенә булса да, кыенлык алдында баш имәскә тырыша. Ләкин тормышта төрле хәлләр килеп туа...
Үз чыгышларында Югары Ослан үзешчән артистлары сугыш образын фронт кырларында түгел, ә гади авыл тормышы аша гәүдәләндерә. Сәхнәдә сугыш кыры да, өстән төшкән пулялар да юк, эмма сугыш китергән яраларның никадәр күңелсез булуын үз чыгышы аша тамашачыларга җиткерә алыр дип уйлыйбыз.
Район Мәдәният Йорты сәхнәсендэ Мәйрүзә Ямалетдинованың «Югалган язмышлар» («Телсез гармун») драмасы 4 октәбрьдэ 17:00 сэг. куелачак.
Отзывы
Пока нет отзывов. Будьте первым!
- Афиша Казани /
- Театр /
- Драма /
- Югалган язмышлар. Потерянные судьбы












