Водяная

Водяная

5 яшьтәге балалар өчен спектакль.

«Су анасы» спектакле нигезенә «Урлама» дигән фикер салынган.

Байбулат су коенганда басмада Су анасын һәм ул калдырган алтын таракны күрә. Малай сакчы бакаларның ваемсызлыгыннан файдаланып алтын таракны урлый. Су анасы, бу югалтуга хафаланып, каракны эзләп авылга юнәлә. Байбулатның әнисе улына караклыкның начар гадәт икәнен аңлата, аны орыша, алтын таракны хуҗасына кире кайтарып бирергә куша. Су анасы тарагын кире алса да малайны гафу итми. Караклыгы өчен Бикбулатның бер кулы зәгыйфләнеп кала. Бик борчылган, урлашуы өчен үкенгән малай хатасын таный, Су анасыннан гафу үтенә, яңадан башка беркемнең дә әйберенә тимәмен дип ант итә. Шуннан соң аның кулы да сәламәтләнә.

Спектакль Төркиянең Искешәһәр һәм Анкара шәһәрләрендә үткәрелгән халыкара курчак театры фестивальләрендә, Казан шәһәрендә үткәрелгән, төрки халыкларның тугызынчы “Нәүрүз”театр фестивалендә һәм Яр Чаллы шәһәрендә үткәрелгән III халыкара “Рабочая лошадка” курчак театры фестивалендә катнашты.


Фото и видео
Показать полное описание Свернуть описание
Lara Fabian
03 Окт.чт 20:00
Татнефть Арена
1 300 - 10 000 Р.
Фестиваль «ARENALAND»
20 Июльсб 12:00
Стадион "Казань Арена"
800 - 2 000 Р.
Ленинград в Казани
25 Июньвт 19:00
Татнефть Арена
3 000 - 4 500 Р.
Life is good party
15 Июньсб 22:00
Korston Club Hotel (Корстон)
1 000 - 3 000 Р.
Наверх