
Тылсымлы теләк

Билет приобретается на каждого зрителя, независимо от возраста.
Дети до 12 лет проходят в Театр для просмотра спектакля только в сопровождении родителей или лиц, их заменяющих.
Не допускается оставление ребенка в зрительном зале без присмотра сопровождающего взрослого.
Быел курчак театры «Тылсымлы теләк» дип аталган яңа ел премьерасын тәкъдим итәчәк.
«Тылсымлы теләк» – балалар да, әти-әниләр дә ярата торган рус халык әкияте! Мич башындагы Емеляны бөтен кеше беләдер мөгаен; үзләре йөри торган чиләкләрне һәм, әлбәттә инде, тылсымлы Чуртанны! Заманча куелыш: юмор, кызыклы сюжет, музыка – аны яңа буынга тагын да якын итә.
Спектакль башка әкиятләр геройлары белән тулыландырылган, шуңа өстәмә мәгънәләргә баеган. Без барыбыз да дус, тугры, тырыш булырга өйрәнербез һәм бу сыйфатларның чын могҗиза булуына инанарбыз!
Спектакльдән соң тамашачыларны яраткан геройлар белән Чыршы
тирәли гаҗәеп әйлән-бәйлән көтә.
Күңелле музыка һәм мавыктыргыч уеннар, җем-җем килеп балкып торган бәйрәм Чыршысы, Кыш Бабай һәм Кар Кызы – болар барысы да «Әкият» курчак театрында!
Яңа ел тамашасы программасында: рус халык әкияте буенча куелган «Тылсымлы теләк» спектакле һәм Чыршы тирәли әйлән-бәйлән.
Тамаша 1 сәгать 20 минут бара.
3 яшьтән карау тәкъдим ителә.
Место проведения
Отзывы
Пока нет отзывов. Будьте первым!
- Афиша Казани /
- Театр /
- Кукольный театр /
- Тылсымлы теләк













